news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр Шиһабетдин Мәрҗани шәхесе аша милләтнең холкын танытырга тәкъдим итәләр

Казанда Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 елыгына багышланган күргәзмә ачылды.

Галимнәр Шиһабетдин Мәрҗани шәхесе аша милләтнең холкын танытырга тәкъдим итәләр
Рамиль Гали

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Шиһабетдин Мәрҗани. Татар холкы” күргәзмәсен оештыручылар әлеге күргәзмә аша милләтнең холкын күрсәтергә омтылалар. Күренекле татар мәгърифәтчесе, дин белгече, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗаниның 200 еллыгына багышланган күргәзмә ачылу тантанасында аның кураторы Илнур Низамов шушы фикерне үткәрде.

“Шиһабетдин Мәрҗани. Татар холкы” дип аталган масштаблы күргәзмә Казан Кремленең “Манеж” күргәзмәләр залында ачылды.

Күргәзмә Татарстан Республикасының Милли музее, Милли китапханәсе, Казан Дәүләт университетының Фәнни китапханәсе, Этнография музее, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгат институты, “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы һәм башка урыннарда сакланган документлардан төзелгән

Күргәзмәгә Шиһабетдин Мәрҗани шәхесе белән бәйле документлар гына түгел, бүгенге рәссамнарның эшләре дә куелган.

Күргәзмә ачылу тантанасы Коръән аятьләре белән башланды. Аларны мөфти урынбасары, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар Хәсәнов укыды. “Без кирәкле күргәзмә ачылуда катнашабыз, - диде ул. - Милләтебезнең язмышы, милләтебезнең холкы шушы бөек шәхесебездә – Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләрендә. Бөек шәхес иде. Нинди милләт икәнелегебезне ул үзенең яшәеше белән күрсәтте. Сикәлтәләр булганда да бирешмичә, күркәм сабырлык күрсәтеп яшәде. Башка милләт халкы да шушы күргәзмәгә килеп шушы шәхес аша милләтебезне аңлар”.

Татарстан Мәдәният министрлыгының Музей эшен үстерү бүлеге җитәкчесе Дамир Натфуллин күргәзмә ачылуны бәйрәм дип атады. “Быелгы мәдәни вакыйгалар арасында шушы күргәзмә зур урын алып тора. Милләтебез тарихын Шиһабетдин Мәрҗани иҗатыннан башка күз алдына да китереп булмый, - диде ул. Дамир Натфуллин бу күргәзмәгә студентларның һәм мәктәп балаларының күбрәк килүен теләде.

Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры урынбасары Радик Салихов Шиһабетдин Мәрҗанинең галимлеге һәм җәмәгать эшлеклесе булуына басым ясады, аның татарлар яшәгән төбәкләрдә генә түгел, башка илләр өчен дә хөрмәтле шәхес, фикер иясе булуы турында сөйләде.

Галимнәр фикеренчә, әле татар мәгърифәтчесе, дин белгече, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани белән бәйле документлар тагын да көтелмәгән урыннардан килеп чыгарга мөмкин. “Шиһабетдин Мәрҗани. Татар холкы” күргәзмәсе ачылу тантанасында “Татар-информ” хәбәрчесенә бу фикерне Татарстан Милли китапханәсенең директор урынбасары Ирек Һадиев белән Сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин да куәтләде. Алар Шиһабетдин Мәрҗанинең архивы таралган булуын әйтеп, кайчан да булса яңа документлары калкып чыгасына ышаналар. Күргәзмәгә Милли китапханә фондларында сакланган документлардан Мәрҗанига Тәфкилевның хаты, Казанская учительская школа ачылганда сөйләгән чыгышының үз кулы белән язылган караламасы һәм Шиһабетдин Мәрҗани өстеннән язылган шикаять-донос куелган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100