news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимнәр Россиядә ковид йоктыручылар саны тиздән иң югары ноктага җитәчәген фаразлады

Рәсми статистика буенча бу 5 февральдә билгеле булачак: нәкъ менә шул вакытта тестлаштыру үткәргәннән соң коронавирус йоктырган 85 меңнән артык кеше ачыкланачак.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 22 гыйнварда максималь күрсәткечкә җитәргә мөмкин, дип белдерделәр Вашингтон университеты каршындагы Сәламәтлекне бәяләү һәм сәламәтлек күрсәткечләре институты (IHME) галимнәре. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Аларның моделе нигезендә, рәсми статистика буенча бу 5 февральдә билгеле булачак: нәкъ менә шул вакытта тестлаштыру үткәргәннән соң коронавирус йоктырган 85 меңнән артык кеше ачыкланачак.

Сәламәтлек саклау системасына иң зур йөкләнеш 10 февральгә туры килер дип көтелә, ул чагында пациентларга уртача алганда 133 меңнән артык урын кирәк булырга мөмкин.

Америка галимнәре фикеренчә, коронавирустан үлүчеләр саны әлегә кимүен дәвам итәчәк. Алар февраль урталарында әлеге чирдән вафат булучыларның бераз артачагын фаразлый, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot