news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр революциягә үз карашын белдерә

Бөек Октябрь революциясе чорында кеше язмышын чагылдырган китап тәкъдим ителде.

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бүген Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында “Революциядәге кеше: Казан губернасы” (“Человек в революции: Казанская губерния”) дигән ике томлы монография тәкъдим ителде.

1917 ел революциясенең 100 еллыгы уңаенан Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында галимнәр махсус фәнни чаралар оештыра. “Бөек рус революциясенең шәхси дөньялары” (“Частные миры Великой русской революции”) халыкара фәнни конференция барышында тәкъдим ителгән хезмәт белән Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Лилия Габдрафикова таныштырды.

Әлеге басма Лилия Габдрафикова гыйльми җитәкчелегендә 2015-2017 елларда әзерләнде. “Китапны әзерләүдә 10 галим канташты, – ди Лилия Габдрафикова. – Тарих институты фәнни хезмәткәрләренән башка, Татар энциклопедиясе институты, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм башка фәнни үзәкләрдән тикшеренүчеләр җәлеп ителде”.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә Лилия Гадрафикова: “Китап бүгенге көн укучысына кызыклы булачак. Монда һәркем үз тормышы белән тәңгәл мизгелләрне таба алачак. Китапны әзерләгәндә шул чор геройларына тарихтагы кешеләр дип карамадык. Аларны замандашларыбыз итеп кабул иттек. Элегрәк китапларга кертелми калган фактларны да күрсәттек. Ни өчен баш күтәргәннәр, идея өчен генә кан койганнармы, әллә инде башка сәбәп бармы? Әлеге сорауларга җавапны китаптан табарга мөмкин”.

“Бөек рус революциясенең шәхси дөньялары” ике томлы монография галимнәр, студентлар һәм тарих белән кызыксынучыларга адреслана. Әлеге хезмәттә җәмгыять төрле яктан тасвирлана. Шул чор укытучылар, хакимият, мәдәният, дин, революциягә хатын-кыз карашы һәм башкалар сурәтләнә. Гыйльми-тикшеренү эшендә төп игътибарны галимнәр революция чорындагы гади кешенең тормышына юнәлткән. Беренче том 1905-1907 еллардагы революция хәлләрен ачыкласа, икенче том 1917 елның билгесез тарих битләрен барлый. Томлыклар моңа кадәр киң җәмәгатьчелеккә күрсәтелмәгән фотоһәм тарихи документлар белән баетылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100