news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимнәр Рәшит Ваһаповка һәйкәл кирәк дип саный

Галимнәр Рәшит Ваһаповка һәйкәл кирәк дип саный

(Казан, 22 декабрь, «Татар–информ»). ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Рәшит Bahaпов һәм татар җыр сәнгате» диган темага фәнни–гамәли конференция үткәрелде.

Казан, Уфа, Түбән Новгородтан килгән галимнәр, музыка белгечләре, жәмәгать эшлеклеләре – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, профессорлар Нурмөхәммәт Хисамов, Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Казбек Гыйззәтов, җырчылар Венера Ганиева, Рафаэль Ильясов, Зәки Мәхмүтов, Миңгол Галиев, ТРның Түбән Новгород өлкәсендәге вәкиле Вил Ибраһимов һәм башкаларның чыгышлары татар халкының бөек җырчысы Рәшит Ваһаповның феноменын фәнни нигезләүгә багышланды. Конференция барышында «Татар халкыныц милли бердәмлеген саклап калуда Рәшит Ваһаповның роле», «Рәшит Ваһаповның башкару культурасы үзенчәлекләре», «Татар музыка культурасы үсешендә Рәшит Ваһаповның тоткан урыны hәм роле», «Рәшит Ваһаповның иҗади мирасын өйрәнү нәтиҗәләре hәм бурычлары» һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

Конференциядә катнашучылар җырчының татар халкының рухи-мәдәни үсешенә керткән зур өлешен ассызыклап, Казан шәһәрендә Рәшит Ваһаповның һәйкәлен булдыру, шулай ук бөек артистның иҗади мирасын өйрәнү һәм пропагандалау, истәлеген мәңгеләштерү буенча башка чаралар күрү буенча үтенеч–тәкъдим белән ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot