news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр мәгариф проблемаларын өйрәнә

Галимнәр мәгариф проблемаларын өйрәнә

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Дания Моисеева). Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының 2004 елга йомгаклау конференциясе кысаларында кичә Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге гыйльми җыелышы узды. Анда әлеге үзәкнең фәнни хезмәткәрләре эшчәнлегенә бәя бирелде һәм аларның мәгариф проблемаларына кагылышлы докладлары тыңланды.

Мәсәлән, филология фәннәре кандидаты Резеда Сафиуллина бүгенге көндә татарларда мөселман мәгариф системасын булдыру проблемасын өйрәнгән. Ул үзенең чыгышында дини укыту системасының төрле тармаклары, дин белгечләрен әзерләү, Ислам дине турында мәгълүмат тарату һәм мәктәпләрдә дин дәресләрен укыту кебек мәсьәләләргә тукталды. Тәэминә Биктимерова исә октябрь инкыйлабына кадәрге чорда татар мөгаллимәләренең мәгариф мәсьәләләренә кагылышлы мәкаләләрен өйрәнүе турында сөйләде. Педагогия фәннәре кандидаты Ләлә Мортазина «Татар педагогик антологиясе»н төзү юлындагы мәсьәләләр һәм кыенлыклар турында чыгыш ясады. Фән кандидаты Марат Гыйбатдинов Россиядәге бүгенге тарихи мәгариф контекстында милли тарихны укытуның актуаль проблемалары дигән теманы яктыртты.

Җыелышта шулай ук татар педагогия фикере тарихында кадими мәгариф системасы, татар теленең кыскартмалар сүзлеген төзүнең әһәмияте һәм торышы кебек мәгариф мәсьәләләренә кагылышлы чыгышлар булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100