news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимнәр краннан килгән суның тешләргә файдалы булуын ачыклаган

Кран суыннан баш тарту теш авыруларының артуына китерә.

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”). Краннан су эчкән балалар кариестан сирәгрәк тилмерә. Америкада медициана тармагы галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән, дип яза “Российская газета”.

Табиблар моны суүткәргечтән килә торган суда фтор булу белән бәйләп аңлата. Бу исә теш эмаленнән минераль тозларның юылуын туктата, ди алар.

Тикшеренү үткәргән авторлар суүткәргечтән килгән суны эчәргә киңәш итә. “Эчә торган су куркынычсыз түгел, дигән сүзгә ышанырлык сәбәп туган очракта җәмгыятькә зыян гына килә”, – дигән тикшерү үткәргән белгечләрнең берсе Гарри Слейд.

news_right_1
news_right_2
news_bot