news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимнәр ковидның җиңел формасыннан соң антитәнчекләр күпме вакыт саклануын сөйләде

Прививка ясатканнан соң вирус кичерүчеләрнең антитәнчекләр дәрәҗәсе шактый арта.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Коронавирусның җиңел формасыннан соң антитәнчекләр бер елдан артык саклана. Бу хакта Стокгольмның Дандерид хастаханәсендә Швед галимнәре тикшеренүендә хәбәр ителә.

Белгечләр медицина учреждениесенең ике меңнән артык хезмәткәре канын анализлаган, аларның 19 процентында ковидка каршы антитәнчекләр ачыкланган. Шулай ук тикшеренүчеләр вирус белән зарарланган йөздән артык пациентның кан үрнәкләрен өйрәнә. Эш бер елдан соң төгәлләнгән.

Бу вакыт дәвамында галимнәр тикшеренүдә катнашучыларның иммунитетын анализлаган, табигый зарарланудан соң аның торышын күзәткән. Нәтиҗәдә, белгечләр вирусны җиңел формада 2020 елның язында кичергәннәрнең 80 процентында антитәнчекләр бер елдан соң да саклануын ачыклаган. Моннан тыш, антитәнчекләр хәзерге вакытта Европада таралган альфа — һәм дельта-вирус штаммнарына каршы нәтиҗәле.

Ахырда белгечләр, әлеге тикшеренүләргә карамастан, барлык авыручыларга Covid-19 инфекциясенә каршы вакцинация узарга кирәклеген искәртә. Прививка ясатканнан соң, вирус кичерүчеләрнең антитәнчекләр дәрәҗәсе шактый арта.

news_right_1
news_right_2
news_bot