news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимнәр коронавирусның яңа куркынычы турында кисәтте

Алар SARS-CoV-2 вирусының үзәк нерв системасындагы иң күпсанлы күзәнәкләр булган астроцитларга һөҗүм итү сәләтен ачыклаган.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе баш миендә шизофрения, Альцгеймер һәм Паркинсон авырулары чагылышлары белән бәйле үзгәрешләр китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы medRxiv порталында дөнья күргән тикшеренүгә сылтама белән хәбәр итә.

Бразилия галимнәре SARS-CoV-2 вирусының үзәк нерв системасындагы иң күпсанлы күзәнәкләр булган астроцитларга һөҗүм итү сәләтен ачыклаган. Бу баш мие кабыгының зарарлануына (кайбер өлкәләрдәге атрофиягә кадәр) китерә.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, алынган мәгълүматлар инфекциянең неврологик чагылышлары (баш авырту, көзән җыеру, ис сизү тойгысының югалуы) авырганнан соң ни өчен берничә ай дәвамында саклануына аңлатма бирә.

Тикшеренүчеләрнең мәгълүматлары шулай ук SARS-CoV-2 вирусының шизофрения, Паркинсон һәм Альцгеймер авыруы кебек генетик чирләрне активлаштыра алуын да күрсәтә. Алга таба авторлар вирусның үзәк нерв системасына ничек барып җитүен ачыкларга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot