news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимнәр коронавируска каршы тора ала торган үсемлек тапты

Тимохинон матдәсе астма, аллергия, экзема, артритны дәвалауда роль уйнарга мөмкин.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Австралия галимнәре Төньяк Африка һәм Көнбатыш Азиядә үсә торган Кара чәчүлек үсемлекләренең (чернушка посевная) киләчәктә Covid-19га каршы тора алырлык чара булырга мөмкин, дип белдерде. Бу хакта Medical Xpress яза.

Профессор Канис Фатима Шад әлеге үсемлектә булган тимохинон SARS-CoV-2 аксымы белән бәйләнергә һәм вируска үпкә авыруы китереп чыгаруга юл куймаячак, дип сөйләде.

Тимохинон матдәсе астма, аллергия, экзема, артритны дәвалауда роль уйнарга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot