Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галимнәр коронавирус йоктыру куркынычы югары булган урыннарны атады
Коронавирус йоктыруның иң куркыныч урыннары исемлегенә экспертлар начар вентиляцияләнә торган бүлмәләрне һәм биналарны керткән.
(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Вирусологлар һәм иммунологлар коронавирус йоктыру куркынычы югары булган урыннар рейтингын төзеде. Бу хакта «Известия» газетасы хәбәр итә.
Коронавирус йоктыруның иң куркыныч урыннары исемлегенә экспертлар начар вентиляцияләнә торган бүлмәләрне һәм биналарны керткән.
«Монда урынның ничек кулланылуы генә түгел, анда вентиляциянең ничек эшләве мөһим. Әгәр һава начар икән, теләсә нинди йомык мөхиттә коронавирус йоктыру куркынычы барлыкка киләчәк», — дип аңлатты Мәскәү физика-техника институты геномлы инженерия лабораториясе җитәкчесе Павел Волчков.
Рейтингта икенче урында - озак вакыт дәвамында кешеләр үзара якын аралашкан биналар. Аерым алганда, мондый урыннарга җәмәгать транспорты, йорт янындагы кибетләр һәм даруханәләр керә, дип хәбәр иткән басмага Е.И. Марциновский исемендәге медицина паразитологиясе, тропик һәм трансмиссив авырулар институты директоры Александр Лукашев.
Исемлектә өченче позицияне барлар, ресторан һәм клублар алды. Моннан тыш, экспертлар храмнарга һәм җәмәгать урыннарына, мәсәлән, фитнес-клублар, театрлар, концерт мәйданчыкларына йөргәндә сакланырга кирәк булуын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз