Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галимнәр коронавирус инфекциясенең яңа симптомын ачыклаган
Нигездә, коронавирус инфекциясенең яңа симптомы симерүдән интегүче яшь ир-атларда ачыклана.
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы белән авыручыларда кискен панкреатит башланырга мөмкин. Британиянең Ливерпуль университеты тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта MedicalXpress хәбәр итә.
Нигездә, коронавирус инфекциясенең яңа симптомы симерүдән интегүче яшь ир-атларда ачыклана. Табиблар әйтүенчә, мондый пациентларның канында еш кына шикәр һәм холестерин күләме югары була. Бу панкреатит – ашказаны асты бизенең ялкынсынуы нәтиҗәсе.
«Алынган мәгълүматлар авыруны тагын да иртәрәк стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирәчәк», - диде профессор Кристофер Халлоран.
Кагыйдә буларак, ашказаны асты бизенең ялкынсынуы нәтиҗәсендә корсакның өске өлешендә кискен авырту барлыкка килә, ул диарея һәм косу белән чиратлашып бара.
«Татар-информ» агентлыгы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының коронавирус инфекциясенең беренче симптомын атавы хакында хәбәр иткән иде инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз