Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Галимнәр коронавирус белән авырмый торган кешеләрне ачыклаган
Салкын тиеп яки кискен респиратор вируслы авырулар белән авырган вакытта кеше коронавирус йоктырмый.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Салкын тиеп авыручы кешеләр коронавирусны йоктыра алмый.
«Салкын тиеп яки кискен респиратор вируслы авырулар белән авырган вакытта кеше коронавирус йоктырмый», — дип белдерде Россия Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире, профессор Петр Чумаков «URA.RU»дагы комментарийда», — дип яза РИА Новости.
Ул чирләүче кешенең бер үк вакытта башка вирус йоктыра алмавын әйтте, чөнки организмда интерферон җитештерелә.
«Интерферон — организмны кабат зарарланудан саклый торган вируска каршы аксым», — дип аңлатты Чумаков.
Шул ук вакытта ул савыкканнан соң COVID-19 йоктыру куркынычы барлыгын да искәртте. Организм беренче инфекциядән соң көчсезләнеп калганлыктан, коронавирус авыррак узарга мөмкин.
Новосибирск дәүләт университетының биотехнология һәм вирусология лабораториясе мөдире, Россия Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире Сергей Нетесов үз чиратында респиратор һәм ашказаны-эчәклек микст-инфекцияләренең шактый таралганлыгын, ләкин гадәттә бер вирусның икенчесенә караганда көчлерәк булуын белдерде.
«Кайсысы көчлерәк булуы аларның нинди инфекция булуыннан һәм организмга нинди эзлеклелектә эләгүеннән тора», — дип аңлатты ул.
Нетесов үзләре теләк белдерүчеләргә инфекцияне махсус йоктырмаганда моның бик кыйммәт һәм кыен булуы сәбәпле, әлеге мәсьәләне җентекле тикшермәүләрен дә әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз