news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимнәр картлыкта акыл зәгыйфьләнүнең төп сәбәбен атаган

Картлыкта акыл зәгыйфьләнү нәтиҗәсендә хәтер начарлана һәм танып белү сәләте кими.

(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). Картлыкта акыл зәгыйфьләнүнең төп сәбәбе - баш мие күзәнәкләрендә һәм тукымаларында сидекчә туплану, дип белдергән Манчестер Университетыннан профессор Гарт Купер җитәкчелегендәге Британия галимнәре. Бу хакта РИА “Новости” Proceedings of the National Academy of Sciencesга сылтама белән хәбәр итә.

Белгечләр фикеренчә, баш миендәге сидекчә концентрациясе турыдан-туры Гентингтон синдромы белән бәйле. Ә Гентингтон синдромы  картлыкта акыл зәгыйфьлегенең төп җиде төренең берсе булып тора.

Сидекчә – организмда аксымнарның аминокислоталарга кадәр таркалуыннан барлыкка килгән химик кушылма. Нәтиҗәдә аеруча баш мие өчен зарарлы булган агулы аммиак барлыкка килә. Бавырда аммиак сидекчәгә әверелеп, канга керә, организм буйлап йөри һәм бөерләр аша фильтрланып чыга.

Купер кайчан да булса бер картлыкта акыл зәгыйфьләнүгә каршы дару уйлап табылачагына ышанычын белдерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot