news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр хатын-кызлар өчен спортның куркыныч булуы турында сөйләде

Көненә бер сәгатьтән артык физик активлык хатын-кызларның гомер озынлыгын киметергә мөмкин.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Спорт белән артык шөгыльләнү хатын-кызларның гомер озынлыгына тискәре йогынты ясый. Нидерландтагы Маастрихт университетының медицина үзәге галимнәре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта Медикфорумга сылтама белән «Известия» яза.

Белгечләр соңгы 20 елда 60 яшьтән өлкәнрәк 8 мең ир-ат һәм хатын-кыз мәгълүматларын анализлаган. Көненә бер сәгатьтән артык физик активлык ир-атлар өчен файдалы,ә хатын-кызлар өчен зарарлы икән.

Спортка көненә 30-60 минуттан кимрәк вакыт биргән хатын-кызларның, актив шөгыльләнүчеләргә караганда, 90 яшькә кадәр күбрәк яшәве ачыкланган. Ир-атлар арасында капма-каршы хәл күзәтелгән.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, хатын-кызларга авырлыкны һәм физик форманы саклау да җитә. Спорт белән шөгыльләнү әллә ни кирәкми, чөнки бу гомер озынлыгын киметүгә китерергә мөмкин, дип белдерә тикшеренүчеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100