news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр гриппка каршы прививканың COVID-19 вирусыннан да булышуын ачыклаган

Грипптан прививкасы булганнарның ковид йоктыру куркынычы 47 процент ким булуы күзәтелгән.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Галимнәр гриппка каршы прививкасы булган кешеләрнең пандемиянең беренче дулкыны вакытында коронавирус белән – 47, ә икенче дулкында 50 процентка кимрәк авыруын билгеләгән. 

Авторлар фикеренчә, гриппка каршы вакцина күпмедер дәрәҗәдә SARS-CoV-2 инфекциясеннән дә саклый. Тикшеренү нәтиҗәләре medRxiv. серверында урнаштырылган. Бу хакта РИА Новости яза.

Пандемиянең беренче дулкыны вакытында галимнәр Нидерландтагы зур хастаханә хезмәткәрләре арасында тикшеренүләр уздырган һәм гриппка каршы прививкасы булганнарның аны ясатмаучылар белән чагыштырганда кимрәк авыруын ачыклаган. Нисбәт 2,1 процентка 3,3 процент булган.

Грипптан прививкасы булганнарның ковид йоктыру куркынычы 47 процент ким булуы күзәтелгән. Пандемиянең икенче дулкынында бу күрсәткечләр 2,0; 3,9 һәм 50 процент булган. Ягъни грипптан прививка ясатучыларның COVID-19 вирусына каршы торучанлыгы арткан.

Генетик анализ нәтиҗәләре буенча, гриппка каршы прививка ясаткач, кешеләрнең моноцитларында COVID-19 вирусыннан саклау өчен мөһим булган геннар барлыкка килгән.

      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100