news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимнәр гомерне озынайта торган азыкны атады

Белгечләр исәпләп чыгарганча, хатын-кызлар тәүлегенә - 17 грамм, ә ирләр 21 граммга якын файдалы ризык ашый.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа Зеландиянең Отаго университеты һәм Данди университеты (Шотландия) галимнәре клетчатка кеше гомерен озынайта дип саный. Бу хакта аларның Британиянең Lancet медицина журналы тарафыннан бастырылган тикшеренү нәтиҗәләре сөйли, дип яза "Известия".

Йөрәк-кан тамырлары авыруларының, диабет һәм башка үлем куркынычы тудыра торган авыруларның үсешен булдырмау өчен көн саен 25-30 граммнан да ким булмаган азык җепселләре (пищевые волокна) кулланырга кирәк.

Белгечләр исәпләп чыгарганча, хатын-кызлар тәүлегенә - 17 грамм, ә ирләр 21 граммга якын файдалы ризык ашый. Клетчатканың гади һәм аңлаешлы ризык булуына карамастан, рационда аның санын арттыру җиңел түгел.

Организмга тәүлегенә 25 граммнан да ким булмаган клетчатка керсен өчен ярты касә солы лачаулары (9 г), кара ипинең зур кисәген (2 г), пешкән ясмык (4 г), кабыгы белән ике алма (8 г), кабыклы бер бәрәңге (2 г) һәм бер уртача кишер (3 г) ашарга кирәк булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot