news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимнәр гомерне озайту ысулын атады

Белгечләр ачыклаганча, 12 ай дәвамында диета тоту эчәклек микробиомасында уңай үзгәрешләр барлыкка китерә һәм бактерияләрнең күптөрлелеген югалту куркынычын бетерә.

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Урта диңгез диетасы йөрәк-кан тамырлары системаы авырулары куркынычын киметергә һәм гомерне озайтырга сәләтле. Бу хакта Америка галимнәре уздырган тикшеренүгә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Белгечләр ачыклаганча, 12 ай дәвамында диета тоту эчәклек микробиомасында уңай үзгәрешләр китереп чыгарган һәм бактерияләрнең күптөрлелеген югалту куркынычын бетергән.

Моннан тыш, тикшеренүчеләр сөякләрнең уалучанлыгын киметә торган, баш мие функцияләре яхшырта һәм ялкынсынуга каршы нәтиҗә бирә торган бактерияләрнең артуын ачыклаган.

Галимнәр Урта диңгез диетасы буенча туклануының төп принциплары буларак ак майны зәйтүн маена алмаштыруны, ит ашауны киметүне һәм балык, шулай ук җиләк-җимеш һәм яшелчәләр куллануны арттыруны атаган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot