Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галимнәр гомерне озайта торган өч фактор турында сөйләде
Бөекбритания белгечләре көндәлек кулланыларга тиешле ике матдә турында яза.
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Озын гомернең сере — картаю процессын я тизләтә, я тоткарлый торган көндәлек гадәтләр булу, дип яза Бөекбритания газетасы Daily Express. Мәкаләнең авторлары организмның картаюын җиңә торган өч мөһим көндәлек гадәт турында яза.
РИА Новости җиткерүенчә, Бөекбритания журналистлары шикәрне чама белән кулланунының мөһим булуын ассызыклый. «Шикәрне күп куллану диабет һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгара. Шуңа күрә, рациондагы шикәр микъдарының кимүе картаюны акрынайта, матдәләр алмашы бозылуын кисәтә һәм сәламәтлекнең гомуми торышын яхшыртачак», - дип раслый басма авторлары.
Картаю процессын киметә торган тагын бер гадәт — ресвертрол матдәсен эчү. Ресвертрол кеше сәламәтлегенә тагын бер файда китерә: гипертониядән, йөрәк авыруларыннан, симерүдән һәм инсулинның артык йогынтысыннан саклый.
Өченче фактор — организмны Д3 витамины белән тәэмин итү. Тикшеренүләр әлеге витаминның оргнизмда җитәрлек микъдарда булмавы йөрәк-кан тамырлары авырулары, яман шеш, инфекцияләрдән зарарлануга китерүен күрсәткән. Шулай ук, Д3 витамины җитмәү — когнитив функцияләрнең кимүенә, депрессия, остеопороз, гипертония, икенче типтагы диабеттан үлүгә дә сәбәп була, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз