Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Галимнәр гаиләсе тагын бер әгъзага артты
Галимнәр гаиләсе тагын бер әгъзага артты
(Төмән, 29 декабрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Тубыл педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты буенча диссертацияләр яклау гыйльми комиссиясе җитәкчесе – филология фәннәре докторы Равил Вафеев “Очрашулар” телетапшыруын алып баручы журналист, Төмән дәүләт университетының маркетинг һәм реклама бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Ниязованың “Төмән өлкәсе татар авыллары ойконимнарының типлары һәм структуралары” дигән темага филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертациясен карады.
Гөлсинә Ниязова диссертациясен уңышлы яклады. Гыйльми комиссия аңа “Филология фәннәре кандидаты” дигән гыйльми дәрәҗә бирү турында карар чыгарды. Бу диссертациянең гыйльми җитәкчесе – Төмән дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз