Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Галимнәр фәкыйрьлек - авыру ул дигән нәтиҗәгә килгәннәр
Вице-премьер Ольга Голодец сүзләренчә, Россия халкының 15% фәкыйрь.
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). АКШның Вирджинии университеты фәнни хезмәткәрләре фәкыйрьлек - авыру ул дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Алар начар финанс хәлнең нинди авыруларга дучар итүе турында сөйләгәннәр. Тикшеренүләр барышында галимнәр начар финанс хәл белән тормышыңа карата контрольне югалтуның, авыру чиге түбәнәюнең һәм физик дискомфорның бәйле булуын ачыклаганнар.
Америка галимнәре тикшеренүләренә сылтама белән «Федераль яңалыклар агентлыгы» хәбәр итүенчә, фәкырь гаиләдә үскән балалар киләчәктә төрле авырулар белән очрашырга мөмкин. Белгечләр андый балаларда мәктәп яшендә үк депрессия симптомнарын билгели.
Алдан «Известия»дә вице-премьер Ольга Голодец Россиядә фәкыйрьлек барлыгы турында язган иде. Әлеге категориягә, Голодец сүзләренчә, хәзер Россия халкының 15 проценты керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз