Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галимнәр эчә торган суның "кара исемлеген" төзегән
Тикшерүгә алынган суның 20 проценты – кондициягә туры килми.
(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). Россия сыйфат системасы галимнәре Россиядәге 58 популяр газлы булмаган су сыйфатын тикшергән. Тикшерү өчен литр ярымга бәясе 20дән 260 сумга кадәр булган төрле су алынган. Тикшерү 98 параметр буенча алып барылган: файдалы һәм зарарлы матдәләр, паразитлар һәм вируслар булуы, токсик элементлар һәм органик пычрану эзләре... Бу хакта "Вести КАМАЗа" җиткерә.
Ачыкланганча, тикшерүгә алынган суның 20 проценты – кондициягә туры килми. Аерым алганда, Татарстанның Лаеш районында “Бәхетле”дәге су нормаларга туры килмәгән: ул микро- һәм макроэлементларга бай түгел, аңарда кешегә кирәгенчә тиешле калий һәм фтор юк. “Бәхетле”дән тыш “кара исемлектә” Aparan, Billa, Biovita, Courtois, “365 дней”, “Архыз”, “Главвода”, “Д Дикси”, “Норда”, “Улеймская” “Эльбрус” бар. Аларда иң таралаган җитешсезлекләр булып, суның йомшаклыгы, тозларның һәм файдалы матдәләрнең аз йә күп булуы тора.
Югары сыйфатлы товарлар булып, тикшерүчеләр Bon Aqua, AQUANIKA, ARCTIC маркаларын атаган. Сыйфатлы су төркеменә 37 җитештерүче кергән: алар арасында Aqua minerale, “Святой источник”, “Шишкин лес” та кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз