news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимнәр диетик кола куллану белән симерү арасындагы бәйлелекне ачыклаган

Баллы су эчүчеләргә караганда, аз калорияле газлы суга өстенлек бирүчеләр, бер ярым тапкырга күбрәк калория ала.

(Казан, 3 май, “Татар-информ). Диетик коланың симерүгә каршы көрәшү өчен файдасыз булуы ачыкланган. Вашингтонның Джордж университеты галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән дип яза Британия газетасы Daily Mail.

Галимнәр АКШта яшәүче 7 мең баланың рационын анализлаган. Югары калорияле баллы суларга өстенлек бирүчеләргә караганда, аз калорияле газлы су эчүчеләрнең көненә күбрәк калория кабул итүен ачыклаган.

Чиста су эчүчеләргә караганда, баллы газлы сулар эчүчеләр, көненә уртача 312 килокалория күбрәк, ә шикәрсез газлы су эчүчеләр 450 килокалория күбрәк кабул итә.

Диетик кола эчү балаларның аппетитын ача. Һәм алар калория җитмәүне башка чыганаклар аркылы тутырырга тырыша.

  • Табиблар симерү белән көрәшергә ярдәм итә торган ризыкны ачыклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot