news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимнәр Баренц диңгезендә климатның кискен үзгәрүен фаразлый

Белгечләр фикеренчә, төбәктәге арктик климатны җылы һава торышы алыштырырга мөмкин.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Норвегия галимнәре Баренц диңгезенең төньяк өлешендә климатның кискен үзгәрүенә игътибар иткән. Бу хакта РИА «Новости» агентлыгы хәбәр итә.

Белгечләр фикеренчә, төбәктә арктик климатны җылы һава торышы алыштырырга мөмкин. Бу Арктика бозлары эрү нәтиҗәсендә барлыкка килә торган төче суның күләме кимү белән бәйле.

Төче суның күләме кимү Арктикада «кайнар тап» хасил булуга китергән, ди галимнәр. Ул Баренц диңгезенең экосистемасына, шул исәптән диңгездә яшәүче имезүче хайваннарга тискәре йогынты ясарга мөмкин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot