news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимнәр балтырганның Арктика өчен куркыныч тудыруы хакында кисәтте

Балтырган – зонтиклылар семьялыгына керә торган чүп үләне.

Галимнәр балтырганның Арктика өчен куркыныч тудыруы хакында кисәтте

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Балтырган Ямал-Ненец автономияле округының Арктика территориясен дә басып ала башлады һәм ул Төньяктагы аз санлы халыкларның традицион хуҗалыгына зыян китерергә мөмкин.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Арктиканы өйрәнү белән шөгыльләнә торган Фәнни үзәккә сылтама белән хәбәр итә.

Үзәк галимнәре, узган елда Ямал-Ненец автономияле округының төрле районнарында экологик мониторинг үткәргәндә, климаттагы тирбәнешләрнең нинди нәтиҗәләргә (тундра ландшафтының зур тизлектә үзгәрүе, үсемлекләр һәм хайваннарның яңа төрләре барлыкка килүе һәм актив рәвештә таралуы) китерүен теркәгән, диелә хәбәрдә.

«Әйтик, Ямал ярымутравына куркыныч үсемлек – Сосновский балтырганының орлыкларын алып килгәннәр, аның таралган урыны Мыс Каменный һәм Сеяха киңлекләренә кадәр җитте инде. Киләчәктә ул Төньяктагы аз санлы халыкларның традицион хуҗалыгына зыян китерергә мөмкин», - дип искәрттеләр фәнни үзәктә.

Балтырган – зонтиклылар семьялыгына керә торган чүп үләне. Аның кайбер төрләре кеше сәламәтлеге өчен куркыныч, анда тәнне пешерә торган матдәләр бар. Экспертлар фикеренчә, балтырганның таралуы территориянең экологик торышына куркыныч тудыра, чөнки ул үсемлекләрнең төр составын ярлыландыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot