news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимнәр балалар арасында гырылдауның куркыныч икәнлеген ачыклады

Балаларның гырыладавы симерү куркынычы һәм аларның үз-үзләрен тотышындагы проблемаларга бәйле булып чыккан.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Гарвард медицина мәктәбенең университет медицина үзәге (Beth Israel Deaconess Medical Center) тикшеренүчеләре ачыклаганча, балаларның гырылдавы, бер яктан, симерү куркынычы, икенче яктан, яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышындагы проблемаларга бәйле булып чыккан. Бу хакта РИА «Новости» RealClearScience порталына сылтама ясап хәбәр итә.

Галимнәр 1100 балада гырылдау һәм симерү арасындагы бәйләнешне тикшергән. Нәтиҗәдә, бер проблеманың икенчесен көчәйтүен ачыклаганнар.

Төркемгә җитәкчелек итүче эндокринолог Кристос С. Манцорос билгеләп үткәнчә, симерү һәм гырылдау балаларда «кимчелекле метаболик боҗра» барлыкка китерә икән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot