news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр бала имезүче хатын-кызларга ковидтан прививка ясатырга рөхсәт бирүне сорый

Гамалея үзәге галимнәре тиешле документларны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына тапшырган.

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Гамалея исемендәге Илкүләм эпидемиология һәм микробиология үзәге белгечләре бала имезүче хатын-кызларга коронавируска каршы вакцинация ясатуга рөхсәт алу өчен РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына документлар тапшырган.

«Без бала имезүче хатын-кызларга вакцинация уздыру өчен кирәкле документларны Сәламәтлек саклау министрлыгына тапшырдык, аларны тикшерәләр», — дип белдерде Россия Фәннәр академиясе академигы, үзәк җитәкчесе Александр Гинцбург.

Галим сүзләренчә, прививка ясату бала имезүче хатын-кызларга гына түгел, ә вирустан берничек тә сакланмаган балалар өчен мөһим.

«Шуңа күрә хатын-кызларга гына түгел, ә күкрәк сөте имүче балаларга мөһимрәк. Чөнки бала алты айга кадәр әнисе сөтеннән һәм андагы антитәнчекләрдән башка берни белән дә сакланмаган», — дип яза Интерфакс агентлыгы Гинцбургка сылтама белән.

Академик белдергәнчә, иммунитеты булмаган баланың беренче айларда коронавирус йоктыруы аяныч төгәлләнергә мөмкин.

25 июньдә Сәламәтлек саклау министры Михаил Муршако экспертлар йөкле хатын-кызлар өчен прививка ясатуга каршы күрсәтмәләрне бетерә, чөнки «Спутник V» вакцинасы кирәкле клиник сынауларны уңышлы узды, дип белдергән иде.

2 июльдә бастырылган киңәшләр нигезендә, вакцинацияне йөклелекнең 22 атнасыннан соң башларга кирәк. Россиядә прививка кампаниясе 2021 елның 18 гыйнварыннан башланды.

РФ Президенты Владимир Путин берничә тапкыр Россиядә коронавируска каршы җитештерелгән вакциналарның югары нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын билгеләп үтте. 2021 елгы туры элемтә вакытында Россия лидеры яз көне «Спутник V» препараты белән прививка ясатуын белдерде, дип язды «Татар-информ».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100