Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Галимнәр арасында ислам эстетикасы һәм татар театры темасына каршылык туды
Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә «Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендәге заманча тикшеренүләре» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды.
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Фәннәр академиясендә «Татар театры сценографиясе: төп этаплар, закончалыклар» китабын тәкъдим иткәндә галимнәр арасында мөселман дөньясы һәм театр темасында фикер каршылыгы туды.
Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә «Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендәге заманча тикшеренүләре» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды.
Татар театры сценографиясе тарихын өйрәнгән сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова үз чыгышында ислам эстетикасы һәм татар театры темасына да кагылып узды. Автор китапта татар театрында мөселман традицияләренең чагылышын җентекләп өйрәнгән.
Язучы һәм галим Фәрит Яхин моңа каршы чыгып: «Ислам һәм театр сүзен рәттән куеп карарга кирәкми. Коръән театрга каршы. Рәсемнәргә каршы», дип үзенең ризасызлыгын белдерде. Ул үзенең бу теманы өйрәнүен ассызыклады.
«Без татар театрын оештыручыларның Мәүлет, Корбан бәйрәме көннәрендә спектакльләр куйганнарын беләбез. Мондый мәгълүмат бар. Мисалларым күп. Утызынчы елларга кадәр шулай булган. Аннары инде тыюлар башланган, шамаиллар да артталык билгесе санала башлаган», — дип каршы төште Рауза Солтанова.
«Мөселман дөньясында да курчак туйлары булган. Халык уйнаган, аны муллалар да тыймаган. Муллалар музыка коралларында да уйнаган», диде ул. Галимнәр ислам эстетикасы һәм татар театры темасы аерым түгәрәк өстәл уздырырлык тема булуын билгеләп уздылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз