news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе милли спорт премиясенә дәгъва кыла

Нурлат районының атказанган спорт мастеры Галимҗан Салих улы Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе— «Тулпар» спорт сарае «Россиянең спорт объекты: иң яхшы спорт объекты» номинациясендә кандидатлар исемлегенә кергән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Премия җиңүчеләре берничә этапта билгеләнә. Беренчесендә лауреатлар физик культура һәм спорт өлкәсендә ярыша. Бәйге комиссиясе әгъзалары гаризаларны караячак һәм 18 номинациянең һәркайсында өчәр финалчыны билгеләячәк.

Икенче этапта лауреатларны танылган тренерлар, спортчылар, мәдәният һәм сәясәт эшлеклеләре бәяли.

Җиңүчеләр 30 ноябрьдә Дәүләт Кремль сараенда тантаналы чарада игълан ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100