news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимҗан Ибраһимов казах әдәбиятына нигез салган Магжан Жумабаевның остазы булган

Казахстанның Гумилев исемендәге Евразия университеты ректоры Ерлан Сыдыков Галимҗан Ибраһимовны казах әдәбиятына нигез салган Магжан Жумабаевның остазы булган дип әйтте.

«Галимҗан Ибраһимовның язмышы Казахстан белән тыгыз бәйләнгән. Ул казах телендә иркен аралашкан, гомеренең бер өлешен безнең далаларда үткәргән. Казах балаларына белем биргән. Аның «Казах кызы» романында казахларның XIX гасыр азагы - XX гасыр башындагы көнкүреш тормышы сурәтләнгән», - диде Ерлан Сыдыков Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 еллыкка багышланган халыкара семинарда.

25-26 апрельдә Татарстан Фәннәр академиясендә Россия, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Азербайҗан галимнәре катнашында Галимҗан Ибраһимовның иҗатын өйрәнүгә багышланган фәнни-гамәли семинар уза.

«Галимҗан Ибраһимов бүгенге казах әдәбиятына нигез салучыларның берсе Магжан Жумабаевның остазы булган. Жумабаев казах халкы өчен инглизләргә Шекспир кебек кадерле. Татар әдибе күп кенә казах язучылары белән дус мөнәсәбәттә булган», - диде казах галиме.

Ерлан Сыдыков сүзләренчә, Галимҗан Ибраһимовның өченче хатыны Хәдичә Фәткуллина ире үлгәч, тормышын Казахстан белән бәйләгән – Актүбә һәм Алма-Ата шәһәрләрендә яшәгән һәм хезмәт кылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100