news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимҗан Гыйльманов: Шәриф Камал хикәяләре – югары дәрәҗәдәге проза

Галимҗан Гыйльманов: Шәриф Камал хикәяләре – югары дәрәҗәдәге проза
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов язучы Шәриф Камалның хикәяләрен югары дәрәҗәдәге проза дип бәяләде.

«Язучы буларак, иҗатының тирәнлеге җәлеп итте. Минем өчен ул– методологик базасы булган иҗат. Психологизм, символизм кебек моментлар бик кызыксындырды. Сүзнең тәме югалганда Шәриф абыйның берәр хикәясен укып куйсаң, тел шулкадәр сафланып китә! Минемчә, аның хикәяләре – югары дәрәҗәдәге проза. Шуңа күрә дә чын профессиональ прозаның башлангычы – Шәриф Камалдан», - диде ул Татарстан Милли музее филиалы – Шәриф Камал музеенда «Хәзерге мәдәни һәм фәнни институцияләрдә Шәриф Камал мирасын актуальләштерү» түгәрәк өстәл утырышында.

Галимҗан Гыйльманов Шәриф Камалны үрнәк буларак кабул итүен әйтте. «Ул минем иҗади ориентирларымның берсе. Беренче тапкыр аның рухияте белән моннан 49 ел элек Мордовиянең Татар Пешләсе авылына фольклор экспедициясе вакытында таныштым. Алачык кебек кечкенә йортында булган идем. Мин анда озак кына тордым. Ниндидер ым, ишарә булгандыр инде, аның рухиятенә керергә тырышканмын. Шул чордан ук мин аның иҗатына, шәхесенә битараф түгел», - диде язучы.

«Бик тиз арада Шәриф Камалның мирасын теоретик, аналитик нигездә, методологик аспектта барлап, өйрәнеп чыгарга кирәк. Аны ачкан саен әдәбиятыбызга йогынтысы булачак, яшь буын, прозаиклар күбрәк белер иде», - дип саный ул.

Ул Шәриф Камалның көчле драматург булуын да билгеләп үтте. «Аның драмалары яңартылып, күрсәтелеп торырга тиеш. Юбилей елында булса да, барлык театрлар Шәриф Камалның берәр әсәренә мөрәҗәгать итсә, бик яхшы булыр иде. Аны мәҗбүри куярга кирәк. Минемчә, Шәриф Камал моңа лаек. Әлбәттә, үзгәрешләр кертмичә дә куеп булмас, режиссерның сәләтеннән дә тора. Аны драматург буларак онытырга ярамый», - диде Галимҗан Гыйльманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100