Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галимҗан Гыйльманов Рахман Шәфигуллинның китабы турында: Көтелмәгән дөнья белән очраштым
Журналист Рахман Шәфигуллин «Асылбикә күз яшьләре» китабын тәкъдим итте.
«Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Рахман Шәфигуллинның «Асылбикә күз яшьләре» китабын тәкъдим итү кичәсе булды.
Татарстан китап нәшрияты директоры урынбасары Айдар Гыймадиев китапта берничә повесть, хикәя, очерк урын алганын әйтте. «Тормышчан, кызыклы, маҗаралы, гыйбрәтле әсәрләр. Монда мәхәббәт тә, кеше язмышлары да бар», - диде ул.
«Рахман абзый шушы китабы белән яңа дөнья алып килде. Бу күпне күргән, татыган, зирәк, гакыллы сүзләр, фикерләр туплаган, фәлсәфәсе булган кешенең китабы. Ул көрәш буенча чемпион да, хәрби кеше дә булган. Көтелмәгән дөнья белән очраштым», - диде кичәдә китапның мөхәррире Галимҗан Гыйльманов.
Аның әйтүенчә, текст өстендә эшләү авыр булмаган. «Ул әзерлекле каләм иясе. Мин күпмедер дәрәҗәдә киңәшче буларак чыгыш ясадым. Бик кызыклы, үзенчәлекле китап. Асылбикә турындагы повестьне мин чын язучы әсәре дип атар идем. Китапның ахыргы өлешендәге әсәрләрдә күбрәк очерклар, тикшеренүләр, аналитика бар. Китапны язучы-журналист иҗат итә башлый, тәмамлый – журналист-язучы», - дип бәяләде мөхәррир.
«Язучы буларак, ул татар әдәбияты өчен моңарчы булмаган образлар тудыра. Аның әдәбият тирәсендәрәк булуы да моңа ярдәм иткәндер. Әйтик, миңа Искәндәр образы ошады. Бу кешенең язмышы халык язмышы кебек кабул ителә. Икенчедән, кабәхәт образы безнең әдәбиятта эшләнмәгән. Әдәбиятта мондый образның булганы юк иде әле. Әсәрдә ветеран булмаган килеш, ветеран булып йөрүче ялган ветеран кеше - аның эчке кабәхәт дөньясы тасвирлана», - диде ул.
Галимҗан Гыйльманов Рахман Шәфигуллинның әдәби әсәрләрендә автор позициясе барлыгын искәртте. «Бу журналистларга хас әйбер. Рахман абзый аны читтән карап бәяли, үзенең анализын тәкъдим итә. Очеркларында иҗадилык көчле. Болар барысы да документаль әйберләр, автор аларны әдәбиләштергән. Кызыклы, көтелмәгән ачышлар», - диде китапның мөхәррире.
«Язучы геройларын йөрәге аша үткәреп, мөнәсәбәтен күрсәтеп китапка сала ала икән, ул – язучы. Рахман абый шундыйларның берсе. Ул үзенең геройлары өчен яши, яна, кайгыра. Әсәрдә татар халкының үткән кайгылары, борчулары, сибелүләре салынган. Әгәр йөрәгең шушы әсәргә салынган икән, аны халык укый. Соңгы китап булмасын», - диде драматург, язучы Рәдиф Сәгъди.
Китап авторы 40 ел журналистика өлкәсендә эшләвен, Чаллыда телерадиокомпания белән җитәкчелек итүен, газетада редактор булганын әйтте. «Проза, шигърият белән шөгыльләнергә вакытым булмады. Минем татар кешесенең нинди хәлгә калса да, үзен ничек тотуы турында язасым килде», - диде Рахман Шәфигуллин.
«Әйтик, авылдашым Ибраһим Хәлимов 1918 елда Адольф Гитлер белән очраша, бергә фотога төшәләр. Соңыннан Тегермәнлек авылына кайта, укытучы булып эшли. 1933 елда Германиядә Гитлер хакимияткә килгәч, Ибраһим ага авылдашларына: «Менә мин кем белән дус», - дип, фотосын күрсәтә. Аны Татарстанга бәйсезлек яулау өчен түгәрәктә катнашканы өчен 1937 елда кулга алып, 1938 елда атып үтерәләр. Кыскасы, минем һәр әсәрдә тарих бар», - диде ул.
Автор 15 яшендә Воркута шәһәренә китүе, төрмәләрдә утырып чыккан төрле милләт балалары белән аралашуы турында сөйләде. «Аларда мин бернинди начарлык сизмәдем. Алар мине төгәллеккә, эш сөючәнлеккә, тәртипкә өйрәтте. Яһүд милләтеннән дусларым үз туганнарымдай иде. Алар мине укуга, белемгә омтылышка өйрәтте. Бер генә образым, героем да уйлап чыгарылмаган. Бөтенесе тормыштан алынды», - диде ул.
- Шәфигуллин Рахман Галиулла улы 1949 елның 2 июнендә Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек - Тимерлек авылында туа. 1972 елда Балык Бистәсендә чыгып килә торган «Октябрь юлы» газетасында хәбәрче булып эшли, читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1973-1977 елларда Ленинград Югары партия мәктәбенең матбугат, радио һәм телевидение бүлегендә белем алуын дәвам итә.
- 1984-1990 елларда - Татарстан телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитетының Чаллы корпункты җитәкчесе. 1990 елдан - Чаллыда шәһәр советы депутаты. Аның тырышлыгы белән 1990 елда Чаллыда «Шәһри Чаллы» газетасы гамәлгә куела.
- 1992 елда - Чаллы шәһәрендә Телевидение һәм радиотапшырулар редакциясен («Чаллы-ТВ») оештыруда башлап йөри. 1996-2000 елларда - Менделеевск шәһәрендә –»Менделеевские новости» - Менделеевск яңалыклары» газетасының баш мөхәррире. 2000-2011 елларда – «Чаллы-ТВ»ның баш мөхәррире-директоры. Әдәби әсәрләре республика матбугатында 2000 еллар башыннан басыла.
- 2012 елда «Йозак», 2015 елда «Капкын» исемле җыентыклары дөнья күрә. 2014 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз