news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимҗан Гыйльманов Наҗар Нәҗми исемендәге премия белән бүләкләнде

Башкортстанның Дүртөйле районында мәшһүр татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Бабичның тууына 130 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар булып узды. Әлеге чараларда язучы, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов катнашты. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы кичә кысаларында, Ш. Бабич турындагы хезмәтләре һәм Наҗар Нәҗмигә багышланган шигырьләр циклы өчен, Галимҗан Гыйльмановка Наҗар Нәҗми исемендәге премия бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot