news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимҗан Гыйльманов «Күңелле сәхифәләр» китабы турында: Һәр әдипкә тәкъдим итәр идем

«Бу шигырьләр балалар исеменнән язылган. Тукай йөз елдан соң да балалар өчен нинди әсәрләр язарга кирәклеген аңлата», - диде әдип.

Галимҗан Гыйльманов «Күңелле сәхифәләр» китабы турында: Һәр әдипкә тәкъдим итәр идем
Абдул Фархан

Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Бу - Габдулла Тукай үзе исән вакытта нәшер ителгән китапның репринт вариантларын кулланып әзерләнгән яңа форматтагы басма. Китап өч мең данә тираж белән чыккан, аны Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә сатып алырга мөмкин.

«Китапны һәр әдипкә, шагыйрьгә тәкъдим итәр идем. Бу шигырьләр балалар исеменнән язылган. Бүгенге язучыларыбызның күбесе балаларга «олылар» булып яза. Шигырь балалар теле, хисе, тойгысы, дөньяга карашы белән барып ирешергә тиеш. Балаларның психологиясе, күңел хасиятләренә карап язылган. Тукай безгә кайткан кебек булды. Ул бар, эшли, бүген дә сабак бирә кебек», - диде язучы, шагыйрь Галимҗан Гыйльманов.

Аның әйтүенчә, Габдулла Тукай сабыйларга һәм башлангыч сыйныф укучыларына үзенең иң яраткан, ихлас шигырьләрен тәкъдим итә. «Бу шигырьләрне бүгенге әдипләр дә үзләренә үрнәк итеп алсын иде. Тукай махсус рәвештә төрле шигъри үлчәмдә, жанрда балалар шигырьләрен тәкъдим итә. Бәет-мөнәҗәт үлчәмендәге, мәсәл һәм чәчмә әсәр дә бар. Тукай йөз елдан соң да балаларга нинди әсәрләр язарга кирәклеген аңлата», - ди ул.

«Тукайның 1910 елда чыккан китабына нигезләнеп, яшь укучыларыбызга шагыйрьнең рухын җиткерергә тырыштык. Китапны эшләүдә Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләренең ярдәме тиде. Габдулла Тукайның барлык үзенчәлекләрен саклап калырга тырыштык. Гүзәл Төхвәтова белән эшләү бик рәхәт, китаплары чыгып торсын. Татар халкына бик зур хезмәт башкара», - диде китапның мөхәррире Рәмзия Шакирова.

Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, китапның төзүчесе Гүзәл Төхвәтова сүзләренчә, әлеге китап Тукай әдәби музее белән Татарстан китап нәшриятының берничә елга сузылган ныклы хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә туган. «Сабах» нәшриятының максаты – балалар күңеленә туры килердәй төсле рәсемнәр белән бизәлгән китап чыгару булган. Китап ул вакытта биш мең данә чыга», - ди ул.

Ул китапның бизәлеше турында да сөйләде. «Мәсәлән, гади шрифтлы тышлыкны модерн стилендә кызыл төстәге типографик орнаментлы рамка тагын да җанландырып җибәрә. Иллюстрацияләр буларак төрле стильдәге клишелар файдаланылган, һәм алар шагыйрьне шуңа нигезләнгән әсәрләр язарга этәргәндер. Бу җыентыкта бер иллюстрация - «Безнең гаилә» шигыренә махсус эшләнгән рәсем», - диде Гүзәл Төхвәтова.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова фикеренчә, Габдулла Тукайның әсәрләрен укучыларга яңача тәкъдим итә алу зур хезмәт һәм эзләнүләр нәтиҗәсе.

Филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов әйтүенчә, Тукай үз китапларына җитди караган. «Тукайчыларга эзләнү өчен бу бер этәргеч булыр дип уйлыйм», - диде ул.

КФУның әдәбият кафедрасы профессоры Фоат Галимуллин Габдулла Тукайның бер генә әсәре дә искермәгәнен әйтте. «Әйтерсең лә, бүген язылган. Чөнки ул – классик. Классика бервакытта да искерми. Габдулла Тукай музее хезмәткәрләре үзләре дә иҗат итә, байлыкларны туплап, аны халыкка җиткерүдә зур эшләр башкара ала», - дип бәяләде.

Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров фикеренчә, бу китап милли һәм дини тәрбия бирә. «Тукай әсәрләре аша милләтебез, туган телебез һәм динебезгә мәхәббәт тәрбияли. Халкыбыз мең елдан артык гарәп язуын кулланган, без шушы язуны белергә тиеш. Китапны укыганда гарәп имлясын да белә, өйрәнә алабыз», - ди ул.

Сәнгать фәннәре кандидаты Ольга Улемнова Габдулла Тукай иҗаты, шәхесе татар халкына гына түгел, барлык халыкларга да кызыклы дип саный. «Ислам дине буенча кеше һәм җәнлек рәсемнәрен төшерү тыелганга күрә, XX гасыр башында рәсемле китаплар бик сирәк чыккан. Тукай исә шигырьләренә иллюстрация ясауга әһәмият биргән. Әлеге китапта рәсемнәр төрле басмалардан тупланган булган», - диде ул.

Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабындагы шигырьләрен Идел буе районы «Аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 10нчы татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары сөйләде.

  • Габдулла Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабы беренче тапкыр 1910 елда Казанда «Сабах» нәшрияты, «Милләт» типографиясендә гарәп графикасында нәшер ителә. Анда «Гали белән Кәҗә», «Безнең гаилә», «Шаян Песи», «Ак Бабай» һ. б. шигырьләре тәүге тапкыр басыла. 2022 елда Татарстан китап нәшриятында әлеге басма Татарстан Республикасы Милли музее фондларында, Габдулла Тукай әдәби музее экспозициясендә тәкъдим ителгән нөсхәләренә нигезләнеп әзерләнгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100