news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимҗан Баруди исемендәге мәктәптә «Тукай кайта безгә язларда» фестивале булды

Галимҗан Баруди исемендәге мәктәптә «Тукай кайта безгә язларда» фестивале булды
Фотоны «Татар-информ» өчен Гөлнар Хәлилова тәкъдим итте

Биектауның Галимҗан Баруди исемендәге 4 нче номерлы мәктәбендә «Тукай кайта безгә язларда» фестивале булды. Бәйрәм Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган. Бу турыда «Татар-информ»га ялдагы укытучы Нурдидә Гаязова сөйләде.

Катнашучы әти-әниләрне, килгән кунакларны татар кызлары, Су анасы һәм Шүрәле каршы алган. Фестивальгә килгән кунаклар Тукай иҗатына багышланган күргәзмә белән дә танышкан. Күргәзмә 4 нче мәктәп укучылары иҗат иткән кул эшләнмәләре һәм рәсемнәрдән оештырылган.

«Фестивальне мәктәп укучылары һәм укытучылары Тукай тормышын яктырткан шигырьләр, җырлар белән ачып җибәрде. Фестивальдә Тукай иҗаты, әти-әниләр һәм укучылар сәхнәләштергән әсәрләр белән, күңелләрдә тагын бер кат яңартылды. Кичәдә Биектау районының егерме ике мәктәбе катнашты. Һәр чыгышта укучылар һәм әти-әниләр үзләренең осталыкларын күрсәтте. Һәр сәхнә әсәре күңел җылылыгы белән тәкъдим ителде. Һәр күренеш кызыклы, үзенчәлекле, милли көйләр белән баетылып бирелде», – дип хәбәр итте татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнар Хәлилова.

Бәйрәмне Тукай сүзләренә иҗат ителгән «Туган тел» җыры белән тәмамлаганнар.

Фотоларны «Татар-информ» өчен Гөлнар Хәлилова тәкъдим итте

news_right_1
news_right_2
news_bot