news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимә Гөлфия Гайнуллина: Татфакның иң төп көче – гаилә рухында

Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенең 80 еллыгы уңаеннан КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бүлекне һәм факультетны тәмамлаган актерлар, артистлар белән «Фатирник» дип исемләнгән очрашу булды. КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты Гөлфия Гайнуллина татфакның көче турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Галимә Гөлфия Гайнуллина: Татфакның иң төп көче – гаилә рухында
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Халык артисты» һәм «татфак» – икесе ике әйбер кебек тоела. Ә бит татар бүлегендә бүген дә актерлар мәктәбе бар, «Мизгел» театр студиясен Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов алып бара икән, бу – бүген дә актерлар әзерләү эше бара, дигән сүз. Рамил Төхвәтуллин, Резедә Сәлахова, Артем Пискунов, Илфак Хафизов, Фәнис һәм Алия Кәлимуллиннар безнең бүлеккә инде әзер, танылган артист булып килделәр. Сүз тәмен белү, әдәбиятны тирәнрәк өйрәнү, спектакльләрне куйган вакытта персонажларны якыннан тою дисеңме – барысы да ярдәм итте.

«Фатирник»та студентлар үзләрен бик рәхәт, иркен хис итте. Аларның сораулары бетмәде әле... Алар рухланып кайтып китте. Күрдегезме, зал китми торды! Кеше тыныч кына чыгып китеп, бәйрәмне онытмады, дигән сүз. Монда төп роль – Илфак Хафизовта. Гаилә рухын тудыруда хәзерге вакытта аның җитәкчелегендәге «Мизгел» театры зур роль уйный. Репетицияләр вакытында үземнең дә «Мизгел» театрына йөрергә теләгем туды. Институт җитәкчесе Рәдиф Рифкатович – үзе дә гаилә җанлы кеше.

Җанлы, җылы очрашуның тагын бер сәбәбе бар: ул традицияләр өзелмәгән, өзелмәячәк, чөнки аның сере – ярату көчендә. Ярату көче беркайчан да юкка чыкмый. Сәхнәдә элек Булат Эрнестович, Рамил Хәмитович, Ләйсән Хәбировналар уйнаса, хәзер инде – башка буын. Шушы көч буыннан-буынга күчә һәм ихлас кешеләрне туплап, бер матур очрашуга әверелә.

Татфакның иң төп көче – гаилә рухында. Һәркемдә ихласлык һәм яратуның яшәвендә. Шунлыктан очрашу да бик җылы, рәхәт, онытылмаслык булды. Татар бүлегендә укыган Әстерхан, Чиләбе кызлары да кичәне карап, сокланып кайтып китте. Алар туган якларына кайтып сөйләячәкләр, безгә абитуриентлар китерәчәк, – дип билгеләп үтте галимә.

Очрашуда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100