news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимә: Бөек Ватан сугышында катнашкан язучыларны Ватанны саклап калу уе берләштергән

Галимә: Бөек Ватан сугышында катнашкан язучыларны Ватанны саклап калу уе берләштергән
Фото: Дмитрий Петриченко

Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап кичә оештырылды. Тантананы филология фәннәре кандидаты, китапханәнең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Нуридә Насыйбуллина ачып җибәрде. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучылары турында сөйләде.

«Аларның язмаларын, әдәби әсәрләрен Ватанны саклап калу уе берләштерә. 1941 елның 22 июнендә немец-фашист илбасарлары илебезгә бәреп кергәч, халык белән бергә язучыларыбыз да көрәшкә күтәрелгән. Сугышның беренче елында гына да 25 каләм иясе (аларның дүртесе Язучылар берлегенең идарә әгъзасы) фронтка киткән: Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Нур Баян, Әхмәт Исхак, Абдулла Алиш, Хәйретдин Мөҗәй, Сибгат Хәким, Мөхәммәт Садри, Нури Арсланов, Гали Хуҗи, Әнвәр Давыдов, Зәки Нури, Зыя Мансур һ.б», - диде галимә «Татар-информ»га.

Аның әйтүенчә, Төньяк-көнбатыш, Беренче һәм Икенче Белоруссия, Ленинград, Беренче һәм Өченче Украина, Воронеж, Волхов һ.б. фронтларда татар телендә газеталар чыккан.

«1942–1943 елларда бер төркем язучылар, шул исәптән Гадел Кутуй, Афзал Шамов, Мәхмүт Максуд, Әхмәт Ерикәй, Риза Ишморат, Габдрахман Әпсәләмов, Ибраһим Гази, Абдулла Әхмәт, Гомәр Галиев, Әхмәт Исхак, Шәйхи Маннур, Гамир Насретдинов, Әхмәт Фәйзи, Шәрәф Мөдәррис һ.б. фронт газеталары редакциясендә эшләгән», - диде Нуридә Насыйбуллина.

Ул 1943 елны Мәскәүдә Совет Язучылары берлеге президиумы утырышы булганын әйтте.

«Анда ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе Гази Кашшаф, язучылар: Таҗи Гыйззәт, Нәкый Исәнбәт, Кави Нәҗми, фронттан кайткан Гадел Кутуй, Әхмәт Ерикәй, Мөхәммәт Садрилар чыгыш ясый. Совет язучылары берлеге җитәкчесе Александр Фадеев гаҗәпкә кала. Татарстан Язучылар берлеге үзенең әгъзаларының 20 процентын сугышта инде югалткан була! Бу сугышта Татарстан 31 язучысын, 22 журналистын югалта. Илебездә бу кадәр югалту кичергән башка Язучылар берлеге булмый», - диде галимә.

Чарада Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь, драматург Рафис Корбан, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә – Рәсимә Гарифуллина; укытучы, балалар шагыйрәсе Рәхимә Арсланова, Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиянең башлангыч класс укытучысы Илсөяр Сәгъдиева; Киров районы 57 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары: Зөлфия Галиева, Ләйсән Гайнетдинова һәм китап сөюче мәктәп укучылары катнашкан.

Республика балалар китапханәсе директоры Ирина Мөхәммәтгәрәева кунакларны каршы алып, китапханә белән таныштырган.

«Яуда һәлак булган татар язучылары турында мәгълүматларны, аларның әсәрләрен туплап халыкка чыгаруда зур өлеш керткән Рафис Корбан җәлилчеләр һәм якташы разведчик Исхак Әхмәров турында сөйләде. Бүгенге көндә дә яу кырыннан әйләнеп кайта алмаган татар язучыларын, каһарман каләм ияләрен без белергә, онытмаска тиеш», - диде милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе.

Әлеге очрашуда Рәсимә Гарифуллина, Рәхимә Арсланова батырларга багышланган шигырьләре белән таныштырган, автографларын куеп истәлеккә китапларын бүләк иткән. «Кунакка килгән язучыларыбызның иҗаты фронтовик татар язучылары белән аваздаш, аларның киң колачлы әсәрләре укучыларны битараф калдырмады. Балалар сораулар бирде, табышмакларга җаваплар эзләде, ятлап килгән шигырьләрен укып ишеттерде», - диде Нуридә Насыйбуллина.

Китапханәчеләр Айгөл Низамова, Алсу Низамиева укучыларга «Язучы-фронтовиклар иҗаты» китап күргәзмәсен тәкъдим иткән. Милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлегендәге әсәрләр, язучыларыбызның тормышы һәм иҗаты турындагы китаплар балаларда зур кызыксыну уяткан.

Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе директоры Ирина Мөхәммәтгәрәева исеменнән аның урынбасары Гөлнар Иксанова балаларга китаплар, язучы, укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100