news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим Йолдыз Хәлиуллинның “На стыке двух тысячелетий” китабы презентацияләнәчәк

Хезмәт киң даирә укучыларга йөз тота

(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). Танылган галим Йолдыз Хәлиуллинның быел Татарстан китап нәшриятында нәшер ителгән “На стыке двух тысячелетий” китабы агымдагы елның 25 нче сентябрендә ТР Фәннәр академиясенең кече залында презентацияләнәчәк. Бу хакта ТР ФА матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китап матбугатта 2008-2014 елларда дөнья күргән микромир, макрокосмос, астрофизика, Арктиканың геосәяси һәм икътисади проблемалары, ресурслар, климат кебек юнәлешләр буенча иҗат ителгән фәнни-популяр очеркларны үз эченә ала.

Җыентыкта шулай ук цивилизацияара багланышлар, Көнчыгыш цивилизацияләрнең, борынгы төрки һәм татар шигъриятен инглиз теленә тәрҗемә итүнең актуаль проблемалары күтәрелә.

Хезмәт киң даирә укучыларга йөз тота.

Тумышы белән Әгерҗе районыннан булган Йолдыз Хәлиуллин белеме буенча - көнчыгышны өйрәнүче галим, һөнәре буенча - дипломат. Ул Ауразия халыкара икътисад академиясе әгъза-мөхбире. Индонезиядә, Пакьстанда, Шри-Ланкада, Непалда, Мальдивыда эшләгән.

Очрашуга Татарстан галимнәре, КФУ студентлары, Лобачевский исемендәге лицей укучылары чакырылган.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100