news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим Хөсәен Фәезхановның 200 еллыгы уңаеннан аның уникаль кулъязмалары нәшер ителәчәк

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш кулъязмалар институты директоры тарих фәннәре докторы Ирина Попова көнчыгышны өйрәнүче галим һәм теолог Хөсәен Фәизхановның шушы институт архивында саклана торган кулъязмаларының репринт басмаларын әзерләү турында сөйләште. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дамир Мөхетдинов һәм Ирина Попова 2023 елда галимнең юбилеена багышланган чаралар үткәрү турында сөйләшкән иде. Узган елның октябрендә Ирина Попова рөхсәте буенча Дамир Мөхетдинов Россия фәннәр академиясенең Көнчыгыш кулъязмалар институтында архивында кырыктан артык кулъязма текстын өйрәнде.

Татар галименең 200 еллыгын бәйрәм итү кысаларында киңкүләмле проектны гамәлгә ашыру белән «Мәдинә» медиахолдингының Нәшрият йорты шөгыльләнәчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100