Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Галим Татарстанда шөпшә-үрмәкүчләр санының артуын аңлатты
Татарстанда шөпшә-үрмәкүчләр (башкача әйткәндә – аргиоп Брюнниха) санының артуы - даими күренеш, шуннан соң популяция кимиячәк. КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев шулай дип белдерде. Бу хакта «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
«Шөпшә-үрмәкүчләр күбәйгән еллар әлеге бөҗәкләр кимегән еллар белән алмашына. Мөгаен, киләсе елларда ул сирәгрәк очрар. Гадәттә, биологик закончалыклар нигезендә шулай була. Әмма быел ул гадәттәгедән күбрәк», – дип аңлатты тикшеренүче.
Россиянең урта полосасына көньяктан килгән шөпшә-үрмәкүчләр Татарстан экосистемасына бик әйбәт яраклашты (алар төбәктә беренче тапкыр 2003 елда теркәлгән иде).
Бу үрмәкүчсыманнар куркыныч сизгән очракта гына кешегә һөҗүм итә. Ул тешләгән очракта яраны эшкәртергә һәм антигистамин препаратлар кабул итәргә, ә кәеф начарланган очракта ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аллергиядән интегүчеләрдә шөпшә-үрмәкүч тешләве көчле реакция (анафилактик шокка кадәр) китереп чыгарырга мөмкин.
Шуңа да карамастан, Шулаев сүзләренчә, шөпшә-үрмәкүч кешеләр өчен «гомумән алганда, куркыныч түгел». «Ул агулы булса да, республикада үлем-китем, кешеләрне хастаханәгә алып китү очраклары булмады», - дип ачыклык кертте галим.
Телеканал дача хуҗаларына шөпшә-үрмәкүчләрне үтерергә киңәш итми. Чөнки алар чәчүлекләрне юкка чыгаручы бөҗәкләр белән туклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз