news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим: Татар мәгърифәтчесе Муса Бигиевның каберен Мисыр архивыннан ачыкларга мөмкин

Сөләйман Рәхимов сүзләренчә, Муса Бигиевның кайсы урында җирләнгәне әле дә билгесез.

Галим: Татар мәгърифәтчесе Муса Бигиевның каберен Мисыр архивыннан ачыкларга мөмкин
Салават Камалетдинов

(Болгар, 18 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Болгар ислам академиясенең ислам мирасы үзәге директоры Сөләйман Рәхимов татар дин тәгълиматчысы, мәгърифәтче Муса Бигиевның Мисырдагы каберен Каһирә архивыннан эзләп, ачыкларга мөмкин булуын әйтте.

«Муса Бигиевның каберен табып булмады. Мисырда пирамидалар бар. Муса Бигиев дәрәҗәле кеше булып санала һәм аны корольләрне күмә торган урында җирләнгән, диделәр. Кабере турындагы мәгълүматны Мисыр архивы аша эзләргә кирәклеген әйттеләр. Муса Бигиевны җирләгән көндә татар диаспорасы фотога төшереп ала. Каберен таба алсак, яхшы булыр иде», — диде галим.

Сөләйман Рәхимов татар мәгърифәтчесенең чит илдә калу сәбәбен аңлатты.

«Муса Бигиев фәнни конференциядә катнашырга дип, чит илгә китә. Әмма кире туган ягына кайта алмый, аны кертмиләр. 1947 елда ул Югары Советка туганнары белән күрешү өчен рөхсәт сорап хат язып мөрәҗәгать итә, аңа җавап бирмиләр. Ул туганнарына хатлар яза, әмма хатларын алып калалар. Ул Каһирәдә вафат була», — дип аңлатты ул.

Аның сүзләренчә, Муса Бигиевның фәлсәфи-дини хезмәтләре бүгенге көндә дә бәхәсләр тудыра. «Бигиевның хезмәтләрен өйрәнәләр, материаллары даими нәшер ителә. Хезмәтләрен гарәпләр, төрекләр белә, без ул яктан арттарак калышабыз», — дип билгеләп үтте ул Болгар шәһәрендә журналистлар өчен «Ислам һәм массакүләм мәгълүмат чаралары» дигән квалификацияне күтәрү курсларында.

«Шиһабетдин Мәрҗани — XIX гасырның дини тәгълиматчысы булса, Муса Бигиев — Совет чорының дини тәгълиматчысы», — диде Сөйләман Рәхимов.

Муса Ярулла улы Бигиев - дин галиме, публицист, җәмәгать эшлеклесе. 1875 елда Ростов-Дон шәһәрендә туа Казанда Күлбуе мәдрәсәсендә укый, аннары ун ел дәвамында Гарәбстан, Сирия, Мисыр, Истанбул уку йортларында белем ала. 1904 елны Россиягә кайта, Петербургта яши. Петербург университетының юридик факультетында ирекле тыңлаучы булып укып йөри.

1909–1910 елларда Оренбургта яши, «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыта, аннары яңадан Петербургка кайта, шунда төпләнеп кала. Татар вакытлы матбугаты туган көннән башлап, дини, әхлакый, иҗтимагый мәсьәләләргә кагылышлы мәкаләләре белән исеме таныла. Ислам диненә реформа ясау, аны җанландыру, заманның иҗтимагый тормышы, фәне таләпләренә җайлаштыру идеясен алга сөргән дини-фәлсәфи хезмәтләрен бастыра.

Басылган китаплары арасында «Әдәбияты гарәбия» («Гарәп әдәбияты»), Иран шагыйре Хафиз Ширазинең шигырьләре тәрҗемәсе — «Диваны Хафиз» (1910), гарәпнең классик шагыйре Әбү-әл-Галә Мәгарринең биографиясен һәм фәлсәфи шигырьләрен эченә алган «Әл-лөзүмиять» («Зарурилык») кебек нәфис әдәбиятка караган хезмәтләре дә бар. Муса Бигиев 1949 елда Мисыр башкаласы Каһирә шәһәрендә вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100