news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим: Татар атамасын кулланылышка беренчеләрдән булып Каюм Насыйри кертә

Әлфәт Закирҗанов фикеренчә, бүген болгарчылыкны яклаучыларга Каюм Насыйри инде 170 ел элек үк җавап биргән.

Галим: Татар атамасын кулланылышка беренчеләрдән булып Каюм Насыйри кертә

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татар галиме Каюм Насыйри “татар”, “болгар” һәм “мөселман” төшенчәләренә беренчеләрдән булып ачыклык кертә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире, галим Әлфәт Закирҗанов сөйләде.

“Ул чорларда безнең кем булуыбыз күп бәхәсләр уяткан: татармы, болгармы, әллә мөселманмы? Әлеге өч термин-төшенчә еш кулланылган. XX йөз башында бәхәснең җитди төс алганлыгын беләбез. Насыйри үз чорында ук “татар” атамасын яклап чыга. Ул болгарларны бүгенге татарларның бабалары дип карый. Ләкин тарихи планда без татар сүзен кабул иткәнебез икән, димәк, татар булып без калырга тиеш дигән фикерне хуплап яза”, - ди ул.

Әлфәт Закирҗанов фикеренчә, бүгенге көндә дә очраган болгарчылыкны яклаучыларга Каюм Насыйри инде 170 ел элек үк җавап биргән булып чыга.

Галим Насыйриның татар халкы тарихын өйрәнүгә өлеш кертүен билгеләп узды. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә төбәк тарихын өйрәнү күренеше, киң җәелгән, күп районнар тарихын өйрәнгән китаплар чыккан. Әмма бик күп мәгълүмат югалып калган. Каюм Насыйри исә үз вакытында Яшел Үзән авыллары тарихын өйрәнгән.

Галимҗан Ибраһимов аның бу өлкәдәге эшчәнлеген бик зурлап, татар тарихын язуга да өлеш керткән шәхес, дип билгели Әлфәт Закирҗанов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100