news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимә Тәэминә Биктимерованың яңа китабы дөнья күрде

Галимә Тәэминә Биктимерованың яңа китабы дөнья күрде

(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында, әлеге фәнни үзәк хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерованың “Ил язмышын салып иңнәренә” дип исемләнгән китабы тәкъдир ителде.

Киң катлау укучыларга тәкъдим ителүче — “Тарихларда җуелмаслык эзләре бар”, “Сугыш елларының фаҗигале сәхифәсе” дигән бүлекләрдән торган бу җыентыкта авторның дистә еллар дәвамында матбугатта басылган һәм соңгы вакытта язылган аерым мәкаләләре һәм Татарстан радиосында ясаган чыгышлары урын алган.

“Татарның күп кенә зыялылары, хатын-кызларның колларның колы дәрәҗәсенә төшеп, мәгарифтән ераклаша барулары белән һич кенә дә килешергә риза булмадылар. XIX йөзнең соңгы яртысында аеруча үсеп киткән мәгърифәтчелек хәрәкәте татар кызларының язмышына уңай үзгәрешләр кертә. Мәгърифәтчеләр хатын-кызлар арасында мәгърифәт тарату, гаилә мөнәсәбәтләрен һәм балалар тәрбиясен яхшырту, ир белән хатын-кыз арасында тигез хокуклы тату тормыш кору, кыз балаларны кече яшьтән укыту зарурлыгы кебек заманның актуаль проблемаларын яклап чыгалар.

Ватан сугышы елларында хатын-кызлар язмышына төшкән фаҗигале хәлләрне сөйләп, язып бетерерлек түгел. Сугыш китергән афәтләрне, фронттагы ирләр кебек, иңнәренә күтәргән татар кызларының сабыр характеры, күркәм, әдәпле сыйфатлары искитәрлек. Бу күренешләр, бу сыйфатлар милли тарихыбызны яктырткан, килер буыннар өчен гыйбрәт алырлык җуелмас эзләр булып калыр”, - дип яза китабының кереш сүзендә Тәэминә Биктимерова.

Әлеге җыентык — галимәнең тәүге китабы гына түгел. Моңа кадәр аның үзе сокланган татар кызларына багышлап язылган “Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында”, “Сорбоннага кадәр илткән белем юллары” басмалары да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot