Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галим: Шиһабетдин Мәрҗани белән Каюм Насыйри якын торсалар да, аралашып яшәмәгән
Сөләйман Рәхимов сүзләренчә, татар галимнәре бер-берсенең яңа чыккан хезмәтләре белән танышып барган.
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Шиһабетдин Мәрҗани белән Каюм Насыйри арасында элемтә булган, тик алар якын торсалар да, аралашмаганнар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Болгар ислам академиясенең ислам мирасы үзәге директоры Сөләйман Рәхимов сөйләде.
«Мәрҗани тарихка, ә Насыйри күбрәк тел һәм әдәбиятка игътибар бирә, филологиягә нигез сала. Һәрберсенең үз урыны бар, берсен күтәреп, икенчесен төшерсәк, дөрес булмас иде. Алар бер-берсенең яңа чыккан хезмәтләре белән танышып барганнар», — диде ул.
Бу фикерне КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов та раслады. «Араларында „кара мәче йөгергәләгән“. Әмма бер-берсенә дошман булмаганнар. Бераз көнчелек тә булгандыр, карашлар төрлелеген дә исәпкә алырга кирәк», — ди ул.
Хатыйп Миңнегулов фикеренчә, бу күренеш — табигый. «Икесе дә зур шәхес. Берсен күтәреп, икенчесен төшерергә ярамый. Бу хәлгә гаҗәпләнеп карарга киңәш итмим, күпертергә тырышмасыннар иде», — диде галим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз