news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галим: Россиядә коронавирус куркыныч тудырмый

Россиядә коронавирус белән хәл контрольдә тотыла, дөньяда да ул бернинди куркыныч тудырмый, дип белдерде Россия Фәннәр Академиясе академигы Геннадий Онищенко.

«COVID-19 куркыныч түгел. «Омикрон» инде 2 ел бар, бераз үзгәрә, әмма бу коронавирусның башка төре барлыкка килә алмый дигәнне аңлатмый», – диде Онищенко. Бу хакта РИА Новости яза.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген Россиядә грипп һәм коронавирус белән бәйле хәл контрольдә тотыла. Дөньяда да ул бернинди борчу тудырмый. Пандемиягә китерергә мөмкин булган яңа штаммнар бүгенге көндә юк , дип төгәлләде Онищенко.

news_right_1
news_right_2
news_bot