news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галим Россиядә Covid-19 белән авыручылар санының югары күрсәткечкә җитү вакытын әйтте

Россия Covid-19 белән авыручыларның бу дулкынының иң югары ноктасына якынча бер айдан соң җитәчәк. Бу хакта вирусолог, Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтының баш фәнни хезмәткәре Анатолий Альтштейнга сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Оператив штаб мәгълүматларына караганда, үткән җиде көндә генә дә илдә авырулар саны 48,9 процентка арткан. Альтштейн авырулар санының шушылай артуы дөньяның күп кенә илләрендә күзәтелүен белдерде.

«Ул («омикрон» BA.5 варианты) бөтен дөньяда, күп кенә илләрдә күтәрелде. Моннан арттарак калган илләрдә күтәрелеш хәзер башлана. Без бу категориягә керәбез. Шуңа бездә дә күтәрелеш бара. Минемчә, бер айдан соң, мөгаен, пик булыр, һәм соңыннан болар барысы да кимүгә таба китәчәк», – дип белдерде ул.

Элегрәк аеруча куркыныч инфекцияләр буенча белгеч Владислав Жемчугов илдә теркәлгән авырулар санының артуы ковидның яңа дулкынына әверелүен әйтте. Шуңа да карамастан, бу пандемиянең «койрыгы», ул кеше өчен алдагы дулкын кебек үк куркыныч түгел, диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot