news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим Радик Исхаков: XVIII гасырда Уфада һәм Стәрлетамакта татарлар яшәгән

«Уфа өязе татарлары» китабына элеккеге Уфа өязенә караган һәр авыл буенча мәгълүмат тәкъдим ителгән.

Галим Радик Исхаков: XVIII гасырда Уфада һәм Стәрлетамакта татарлар яшәгән
Владимир Васильев

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының галиме Радик Исхаков XVIII гасырда Уфада һәм Стәрлетамакта татарлар яшәгәнен белдерде. Институтның «Керәшеннәрнең һәм нагайбәкләрнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү» бүлеге мөдире бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте.

«XVIII гасырдан ук Уфа шәһәрендә һәм Стәрлетамак авылында (ул вакытта авыл булган) татарлар яшәгән. Уфа читендә татар авыллары булган. Стәрлетамакта ясаклы һәм хезмәт итүче татарлар яшәгән. Моның турында „Уфа өязе татарлары“ китабында мәгълүмат бар», — диде Радик Исхаков.

Тарих институты бүген журналистларга «Уфа өязе татарлары» китабын тәкъдим итте. Басмада 1722-1782 елларда Уфа өязенең беренче дүрт дәүләт ревизиясе турында җыелма мәгълүмат бирелә.

«Без китапта элеккеге Уфа өязенә караган һәр авыл буенча мәгълүмат тәкъдим иттек. Басмада урнаштырылган архив документларының күчермәләре әлеге мәгълүматны фәнни яктан дәлилләргә мөмкинлек бирә. Туган якны өйрәнүчеләр боларның нигезендә үз шәҗәрәсен төзи ала. Китапка таянып, кирәкле мәгълүматны архивлардан тирәнрәк эзләргә мөмкин», — диде Радик Исхаков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100