Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галим Нурмөхәммәт Хисамов белән бәхилләшү һәм аны җирләү урыны мәгълүм
Кичә, озакка сузылган авырудан соң, әдәбият галиме, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Нурмөхәммәт Хисамовның вафаты турында хәбәр килеп иреште. Мәрхүмне иртәгә Казанның Шәмсир (Самосырово) торак пункты янындагы мөселман зиратында җирләячәкләр.
Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Нурмөхәммәт Хисамовның улы Айваз Хисамов әйтте.
Соңгы юлга озату иртәгә сәгать 10.00 да Казанның Рихард Зорге урамында урнашкан 57/29 йорты (69 нчы фатир) адресы буенча оештырыла.
- Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов 1937 елның 24 мартында Татарстанның Чүпрәле районы Мунчәли авылында умартачы гаиләсендә туа. Ул – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1997), Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзасы, шулай ук 2002-2005 елларда Татарстан Язучылар берлегенең кабул итү коллегиясендә әгъза булып тора. Н.Хисамов – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз