Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Галим Николай Максимов татар телен сөйләм калыплары аша укыту технологиясенә өйрәтә
Казан шәһәренең 41нче мәктәбендә татар телен укыту буенча даими семинарларның чираттагысы үтте.
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тел Галиме Николай Максимовның әлегә Казан шәһәренең өч мәктәбендә кулланылган “Сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар теленә өйрәтү технологиясе” тагын егермеләп мәктәптә кертелергә мөмкин. Бүген бу хакта Казанның 41нче мәктәбендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары шәһәр семинарында “Татар-информ” хәбәрчесенә Казан шәһәренең мәгариф идарәсе мәгълүмати-методик бүлеге методисты Раиф Зиннәтуллин әйтте.
Казанның Вахитов районында урнашкан 41нче мәктәбендә рус телле башлангыч класс укучыларына татар теле Максимов системасы буенча укытыла. Максимов системасы ул - Сөйләм калыпларына нигезләнеп татар теленә өйрәтү технологиясе. Бүген Казан мәгариф идарәсе татар теле укыту технологиясенә багышланган даими семинарларның чираттагысын әлеге мәктәптә уздырды. Казан мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын алып баручы 20 укытучыга 1нче һәм 3нче классларда ачык дәресләр күрсәтелде.

Филология фәннәре кандидаты Николай Максимов әле укырга-язарга өйрәнеп кенә килгән 1нче класс балаларына яңа технологиягә таянып дәресләр бирде. Укытучы татар теленең сөйләм калыплары схемаларын булдырган, һәм балалар аларны кулланып бик җиңел аралаша алалар. Балалар укытучы белән, үзара һәм класстагы кунаклар белән дә диалоглар кордылар.

“Технологияләр турында күп сөйләшәбез. Алар яңалык түгел, - ди мәгариф идарәсе белгече Раиф Зиннәтуллин. - Галимнәр аларны йөздән артык диләр. Ләкин аның үтемлерәкләре бар. Безгә татар телен һәм әдәбиятын укыту өчен үтемле булганы кирәк. Без шушы технологияләрне мәктәпләргә кертү юнәлешендә эшли башладык. Максимов системасы, Мещеряков системасы, “Сәлам” яңа методик комплектлары... Укытучыларны яңа технологияләргә өйрәтеп, алардан тьюторлар әзерләү максаты куябыз”.

Раиф Зиннәтуллин Николай Максимов дәресләре балаларны ораторлык осталыгына да өйрәтә, дип саный. 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз