Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галим Надир Дәүләтнең фәнни мирасы ИРСИКА халыкара оешмасына тапшырылган
Татар-төрек галиме Надир Дәүләт китапханәсенең бер өлешен үзе исән вакытта ук ИРСИКА оешмасына тапшырган булган.
(Истанбул, 15 июль, «Татар-информ», Рушания Алтай). Күренекле тарих галиме, мәрхүм Надир Дәүләтнең архивы, китапханәсе ИРСИКА (IRCICA — Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте тикшеренүләр үзәге) оешмасына тапшырылган. Бу хакта ИРСИКА документация бүлеге мөдире Нәслихан Сандал хәбәр итә.
Нәслихан Сандал әйтүенчә, Надир Дәүләт китапханәсенең бер өлешен үзе исән вакытта ук ИРСИКА оешмасы китапханәсенә тапшырган. Ул бу турыда Истанбулда үткән Надир Дәүләтне искә алу җыенында сөйләде.
«Надир Дәүләт мәрхүм булгач, хатыны Берил Дәүләт галимнең архивы һәм китапханәсенең калган өлешен җыйнап ИРСИКА оешмасына тапшырды. Надир Дәүләтнең фәнни мирасының ИРСИКАга тапшырылуы безнең өчен зур мәртәбә. Аның гыйльми коллекциясен иң кыска вакыт эчендә интернет киңлекләрендә бөтендөнья тикшеренүчеләрнең хезмәтенә ачарга җыенабыз», — дип әйтте ул.
Нәслихан Сандал чыгышында ИРСИКА оешмасының 1979 елда үз китапханәсен коруын, анда Ислам цивилизациясе белән бәйле: нигездә тарих, география, дин, фәлсәфә, сәнгать, архитектура, әдәбият темаларына кагылышлы коллекцияләр тәкъдим ителүен; дөньякүләм танылган дәрәҗәле галимнәр һәм коллекционерларның архивлары, китаплары, документлары һәм башка материаллары саклануын ассызыклап үтте.
Надир Дәүләтнең хатыны Берил Дәүләт тормышын фәнгә, тарихка, үткәндәге чынбарлыкларны халыкка җиткерүгә багышлаган иренең үлгәч тә гыйлем нуры чәчеп ятачагын әйтте.
«Надир Дәүләт 2007 елда китапханәсенең төп өлешен ИРСИКА оешмасына үз куллары белән тапшырган иде. Вафат булганнан соң, өйдә, кул астында тотылган документлар, досьелар, мәкаләләр, хатлар, визуаль материаллар һәм китаплардан торган фәнни мирасын ИРСИКАдан килгән белгечләр белән җыйнап, июнь аенда әлеге корылышка тапшырдым. Моннан соң Надир Дәүләт җыйган мирас фән дөньясына хезмәт итәчәк», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз