news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галим Мостафа Өнәр Төркиядә иң танылган татарларның исемнәрен атады

Аның сүзләренчә, Надир Дәүләт белән Илбер Ортайлы Россия белән Төркия арасындагы элемтәдә актив эш алып бара.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Измир шәһәренең Эгей университеты профессоры Мостафа Өнәр Төркиядә иң танылган татарларның исемәрен атады. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган «Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү» VII Халыкара фәнни-гамәли форумында әйтте.

«Россия белән Төркия арасында ниндидер мөнәсәбәтләр булса, профессор, остазыбыз Надир Дәүләт телевизор экраннарында күрсәтелә, ул рәхәтләнеп рус, немец, инглиз телләрендә укый, яза, сөйләшә белә. Аның белән утыз ел дәвамында җыелышларда булдым. Ул Россия һәм Төркия арасындагы элемтәдә актив эшли», — диде ул.

Мостафа Өнәр икенче бер профессорны Илбер Ортайлыны атады. «Ул да татар нәселеннән. Алар Надир Дәүләт белән һәрвакыт татар телен, татар дөньясын Төркиядә пропагандалый. Үзем татар булмасам да, мин дә аларга кушылып, Төркиядә татар телен танытам», — диде галим.

«Безнең университетларда татар теленнән докторлык диссертацияләре яклыйлар. Минем аспирантларым татар телендә камил дәрәҗәдә сөйләшмәсәләр дә, татарча китаплар укый, диссертация яза. Бу хезмәт берничә ел дәвам итә. Бүгенге көндә татар яшьләре Истанбул университетында күбәя башлады. Без аларны телевизорлардан күрәбез, мактанабыз», — дип сөйләде Мостафа Өнәр.


news_right_1
news_right_2
news_bot